7 июль Татарстанда +30 градуслы эссе һава булачак
Яңалыклар тасмасы

7 июль Татарстанда +30 градуслы эссе һава булачак

Җәйнең эссе көннәре Татарстанга килеп җитте. Татарстанда +30 градустан югарырак эссе һава көтелә. Көндез урыны белән яңгырлар яварга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстанда төнлә +9..+17 градуска кадәр суытачак. Көндез һаваның максималь температурасы +26..+31 градуска җитәчәк.

Чаллыда төнлә термометр баганалары +14..+16 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +30 градуска кадәр җылыначак.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев