Юл-транспорт һәлакәте Лениногорск районында булды.
Лениногорск районы Зәй Каратай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды.
Моңа кичә яуган кар һәм бозлавык сәбәпче булды. Күпчелек машина йөртүчеләр техниканың тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәде.
7 машина зыян күрде, «Буханка» һәм «Тойота» машиналары әйләнеп капланды.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булды, 3 машина йөртүче төрле җәрәхәтләр алды.
Нет комментариев