Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 майда Чаллыда тынлы оркестрлар фестивале узачак

7 майда Җиңү паркында 7нче тапкыр тынлы оркестрлар фестивале узачак.

Традиция буенча фестивальне «Визит» джаз оркестры ачачак. Сәхнәдә шулай ук Чаллы сәнгать көллияте һәм балалар музыка мәктәпләренең тынлы оркестрлары чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашучы музыкантларның күбесе – Чаллының иң сәләтле балалары.

Коллективлар башкаруында Бөек Ватан сугышы темасына багышланган танылган әсәрләр, заманча композиторлар һәм классикларның әсәрләре, популяр кинолентлардан көйләр яңгыраячак.

Фестиваль программасы дәвамында сәхнә каршындагы мәйданда «Вдохновение» хореография студиясеннән («КАМАЗ» мәдәният йорты) биюче-аниматорлар эшләячәк.

Хөрмәтле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары да булачак.

Фестиваль программасының иң мавыктыргыч мизгеле – зур тынлы оркестр чыгышы көтелә.

Фестивальнең оештыручылары – иҗади энтузиастлар – "3 нче балалар музыка мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе коллективы.

Керү бушлай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев