Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

75 яшьлек Чаллы пенсионеры милли битлекләр ясый

Шәһәрдәшебез сүзләренә караганда, бер битлекне тегү өчен  5 сәгать вакыт китә икән. Теләге булган һәркем өчен ул бушлай мастер-класслар да үткәрә.

Чаллыда яшәүче 75 яшьлек Алсу Габделхакова үз куллары белән милли стильдә битлекләр ясый. “Беренчедән, бу пандемия чорында менә дигән саклану чарасы булса, икенчедән, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли йөзебезне чагылдыручы бер бизәк”, - ди ул.

Алсу апа битлекләрне ясаганда гади генә тукыма һәм мулена дип аталучы җепләр куллана. Шәһәрдәшебез сүзләренә караганда, бер битлекне тегү өчен  5 сәгать вакыт кирәк. Теләге булган һәркем өчен шәһәрдәшебез бушлай мастер-класслар да үткәрә.

75 яшен тутырса да, Алсу Габделхакова һәрвакыт тел, милләт дип янып йөри. Бүгенге көндә ул “Матурлык” һәм “Эшләп карыйбыз” исемле түгәрәкләр кысаларында  яшь буынга милли тәрбия бирә һәм чигәргә өйрәтә.

«Кайсы илдә яки төбәктә генә яшәсәк тә, нинди генә сынаулар аша үтергә туры килсә дә, татарлыгыбызны, милли йөзебезне югалтмыйк, аның матур традицияләрен күрсәтергә тырышыйк”, - ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пандемия Маска