Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды

Чаллы мэры хәбәр итте.

Бүгенге көндә Чаллыда алгарышлы үсеш териториясе резиденты статусы алган 50 компания эшли. Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә 784 млрд сумлык товар җитештерелгән.

Икътисад үсешенә "КАМАЗ" ГАҖ һәм Чаллының башка предприятиеләре, ТОР резидентлары зур өлеш кертте. Инвестиция күләме 91 млрд сум. Узган елда 32 сәүдә, 40 җәмәгать туклану объекты ачылды. 267 ярминкә үткәрелде.

ТОР резидентлары 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырды. Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында 28 меңгә якын, сәнгәгать паркларында 21 меңгә якын кеше эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы