8 – 14 майга йолдызнамә: Сукоярлар, күп сөйләшәсез!
Кучкар. Бу атнада сезгә әйберләрнең бер өлешен үзгәртергә туры киләчәк, көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгуы бар. Сезгә игътибарыгызны тупларга кирәк. Эшләрдә бер яктан икенче якка күчү түгел, ә логик эзлеклелекне саклау мөһим.
Үгезбозау. Табигый зирәклек сезгә бик мөһим эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Ләкин бик күп көч куймау яхшырак булыр. Пәнҗешәмбе планнарыгызны тормышка ашыру өчен менә дигән көн. Атнаның икенче яртысы бик продуктив булачак.
Игезәкләр. Кызыклы очрашулар һәм танышу мөмкинлеге арта. Кайбер кешеләр белән элеккеге мөнәсәбәтләрне яңа яктан күрә алырсыз. Зур теләгегез тормышка ашарга мөмкин. Бу эштә сезгә яраткан һәм хөрмәт иткән кешегез ярдәм итәчәк.
Кысла. Бу атнада булачак хәл хезмәттәшләрегез белән бәхәскә этәрергә мөмкин, аңа фәлсәфи карарга тырышыгыз. Хәзер сезгә туганнар, дуслар белән очрашулар һәм актив ял кирәк. Интригаларга кермәгез һәм гайбәтләргә игътибар итмәгез.
Арыслан. Сезнең күп нәрсәгә ирешү мөмкинлеге бар, ләкин буш сөйләшүләрдән сакланыгыз. Эш сездән максималь көч һәм вакыт таләп итә, реаль мөмкинлекләрегезне объектив бәяләгез. Тизлек, җыйнаклык һәм эштә бердәмлек яхшы нәтиҗә китерәчәк.
Кыз. Булган хәлне һәр яктан карагыз, бу сезгә вакытны һәм көчне саклап калырга ярдәм итәчәк. Пәнҗешәмбе – фәнни, иҗади яки интеллектуаль эш, уку һәм белемнәрне камилләштерү өчен яхшы көн. Шимбә эшләү кирәк түгел, ял итегез.
Үлчәү. Атна башында артык ял итү яхшы түгел, чөнки кайбер эшләрнең кичектерелгән булуы ачыклануы бар. Пәнҗешәмбе көнне, зур эшкә керешкәнче, потенциалыгызны дөрес бәяләгез. Ял көннәрендә дусларыгызга һәм гаиләгезгә җитәрлек вакыт бирегез.
Чаян. Бу атна кызыклы гына башланып китәчәк. Күп нәрсәне үзгәртергә, планнарны тормышка ашырырга вакыт җитте. Бер урында таптанмагыз, эшләгез! Чәршәмбе иң уңышлы көннәрнең берсе булырга мөмкин. Атна ахырында гаиләгезгә игътибар итегез.
Укчы. Бу атнада буш хыялларга бирелмәү, үз алдыңа бары тик ачык, конкрет бурычлар кую кирәк. Намус – төп сыйфатларыгызның берсе, хәтта уйларыгызда да җаныгызга хыянәт итмәгез! Шимбә көнне артык эмоцияләрдән сакланыгыз.
Кәҗәмөгез. Атна шау-шулы узачак: сезне күп очрашулар, шалтыратулар, сөйләшүләр көтә. Бәхетне эшлекле сәяхәтләрдә һәм өйдәге мәшәкатьләрдә дә табарга мөмкинсез. Тик сак булыгыз! Төп максатлардан читкә тайпылмагыз.
Сукояр. Бу атнада сезнең өчен актив эшләү кызыклы булыр. Бу сездән югары эш таләп итә. Яңа кешеләр сезнең карьера үсешендә мөһим роль уйный ала. Азрак сөйләшергә һәм күбрәк тыңларга тырышыгыз. Якшәмбе – сәяхәт башлау өчен уңышлы көн.
Балыклар. Барлык проблемаларны берьюлы чишәргә омтылмагыз, зур планнар төземәгез һәм аларны тормышка ашырмагыз. Сез бары тик үз көчегезне генә әрәм итәчәксез. Эшегезне ачык планлаштырыгыз, иң мөһимен билгеләгез һәм шул эшне генә эшләгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев