Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 декабрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

8 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак.

Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -13..-18˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре булачак.

Чаллыда исә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм юеш кар рәвешендә, аерым районнарда бозлы яңгырлы явым-төшем булуы ихтимал. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с тизлектә, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә -13..-18˚, иртән -5...-7˚. Максималь температура көндез -1...-4˚. Юлларда кар өемнәре, кар боткасы, бозлавык, урыны белән бик көчле бозлавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы