Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 мартка иң начар бүләк нинди?

Хатын-кызларның 17 проценты шәһәр читенә сәяхәт, 15 проценты ялга юллама, 10 проценты китап алырга теләвен әйткән.

Психология фәннәре кандидаты Юлия Кочетова хатын-кызларга 8 мартка бүләк ителә торган иң уңышсыз әйберләр турында сөйләгән. Белгеч фикеренчә, иң баналь бүләк — баллы әйберләр.

Кочетова сүзләренчә, бүгенге заман хатын-кызлары фигурасын кайгырта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Хәтта кыйммәтле конфет тартмасы да кирәкми, башка әйбер сайлау хәерле.

Шулай ук психолог сүзләренчә, кирәксез сувенирлар, йомшак уенчыклар, чәй сервизлары, статуэткалар да шкафта тузан җыеп ятачак.

Кочетова иң начар бүләк дигәндә шәхси гигиена чараларын әйтә. «Һәркемнең үзенең яраткан әйбере бар, бу чаралар исенә, составына, маркасына һәм тән тиресе тибына кадәр төрле була», — ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев