Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 меңнән артык балага пособие түләнгән

Әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әнисенә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде.

 Бердәм пособие турындагы канун үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әнисенә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде.  Пособие түләү өчен 3,806 млн сумнан артык акча тотылды. 

 Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында  билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен  дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштереп була. 

Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын -беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.
Ел башыннан ТР буенча Социаль фонд бүлеге 2022 елның ахырына кадәр туган  8662 меңнән артык  беренче балага пособие рәсмиләштерде.  Барлыгы 124 млн сум акча түләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер пособие акча бала ана капиталы