866 Чаллы кешесе талпан тешләүгә зарланган
Яңалыклар тасмасы

866 Чаллы кешесе талпан тешләүгә зарланган

Татарстанда 9 мең кеше табибка мөрәҗәгать иткән

Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, талпан тешләү очрагы иң күбе Казанда теркәлгән (3 330 кеше), Чаллыда  - 886, Түбән Кама районында – 580 кеше.

Республикада 4 талпан боррелиозы, 2 энцефалит очрагы теркәлгән. 15 меңгә якын кеше талпан энцефалитыннан прививка ясаткан.

Белгечләр профилактика кагыйдәләрен үтәү мөһим булуын искәртә. Аеруча урманнарда еш йөрүчеләр, гөмбә, җиләк җыярга яратучылар, ишегалдында эшләүчеләр өчен.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев