88 нче мәктәптә капиталь ремонт тәмам
Мәктәп нинди үзгәрешләр кичергән?
Уку йорты сәламәтлекләре чикле балалар өчен каралган. Төзекләндерү барышында биредә җылылык бирү системасын алмаштырганнар, фасадны яңартканнар, түбәне җылытканнар, яңа җиһазлар кайтарганнар, бүлмәләрдә диварларны үзенчәлекле итеп бизәгәннәр.
Әлеге мәктәптә ишетмәүчеләр белем ала, балалар бакчасы да бар. Учреждениедә 100 гә якын бала исәпләнә, аларның 30% башка төбәкләрдән килеп укыйлар. Мәктәпне тәмамлаган балалар сөйләшә торган булып чыга ди директор Илгизә Гарифуллина :
“Берсендә Мәскәүдән Казанга килгәннәр безнең коллегалар. Юл уңае, безгә дә килеп киттеләр. Бу инде уку елы тәмамланган вакыт иде, укуның соңгы көне. Башка көнне килсәләр барысын да иркенләп күрсәтер идек. Линейкага алып бардым, балалар чирек дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Кунакларның исе китте, алар сөйләшә белми торган балалар күрербез дип уйлаган”.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә ремонт нәтиҗәләрен карап китте.
“Алла сакласын, балалар саңгырау булып туса, нишләргә. Сабыйларны мондый җирләргә бирергә туры килмәсен иде. Мохит тәрбияли, ә үзенчәлекле балалар өчен әйләнә-тирә дә үзенчәлекле, матур, функциональ булырга тиеш”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев