Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

9 яшьлек бала җәй көне «Балкыш» лагере тәрәзәсеннән егылып төшкән

Кем гаепле?

Тукай район суды "Балкыш" балалар сәламәтләндерү лагереның элеккеге директорына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 өлеше (ваемсызлык) тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган.

Суд тикшерүе ачыклаганча, 2025 елның 4 июнендә "Балкыш" балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 9 яшьлек тәрбияләнүче гомуми чарадан аерылып, үз бүлмәсенә кергән, тәрәзә төбенә утырган һәм ачык тәрәзәнең москит челтәренә таянган. Корылма баланың авырлыгын күтәрә алмый, нәтиҗәдә ул икенче кат югарылыгыннан егыла һәм төрле җәрәхәтләр ала.

Әлеге хәлнең сәбәбе - балаларның куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итмәү, элеккеге директор тарафыннан үз бурычларын үтәмәү. Хөкем ителүче лагерь штатын тиешле санда квалификацияле педагогик һәм тәрбияви персонал белән комплектлаштыруны тәэмин итмәгән, бу балигъ булмаганнарны тиешенчә контрольдә тотмауга китергән.

Яклар фикер алышуы барышында дәүләт гаепләве гаепләнүче өчен 240 сәгать мәҗбүри эшләр сорый. Суд 230 сәгатьлек җәза билгели.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Лагерь директоры вазифасыннан вакытыннан алда эшеннән азат ителгән иде. Моңа кадәр ул наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев