Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

90 яшьлек әбекәйләрнең икесенә 10 онык һәм 15 оныкчык бар

Комсомол районы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котладылар.

Нәсимә Әхмәтҗанова ТАССРның Ширәмәт районы Семенево авылында туа. Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1954 елда Әхмәдҗанов Фәрит Фамутдин улына кияүгә чыга. 1991 елда гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Первоуральск динас заводында эшли. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ветеранның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Нәсимә Әхмәтҗанова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Раиса Петровна Дьячкова ТАССРның Әлмәт районы Кара Елга авылында туа.

Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя.  1955 елда Дьячков Николай Дмитриевичка кияүгә чыга. 1954-1987 елларда СМУ-40 штукатур-маляр булып эшли. Озак еллар төзелеш училищесында эшләп лаеклы ялга чыга. Яр Чаллы шәһәрендә Раиса Петровна 1996 елдан бирле яши.  Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Раиса Петровна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев