Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

90 яшьлек ветеран 14 яшендә үк колхозда авыр эшләр башкара

Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Александровна Фомина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Лидия Александровна ТАССРның Мамадыш районы Чаксы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 14 яшьтән колхозда эшли башлый. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан Мамадыш сәүдә техникумын тәмамлый.

Кияүгә чыга. Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 70 нче елларда Түбән Кама шәһәренә күчеп, лаеклы ялга чыкканчы шиналар заводында эшли. 2004 елдан бирле Чаллыда яши. Лидия Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов тәбрикләде. Котлауларга «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Удальцова да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев