Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

90 яшьлек юбиляр әбекәйнең бүген 8 оныкчыгы бар

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсеҗамал Зиннәт кызы Сәфиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Шәмсеҗамал Зиннәт кызы ТАССРның Балык Бистәсе районы Чаллыбаш авылында туа. Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Нариман Нотфулла улы Сафинга кияүгә чыга. 1972 елда гаиләсе белән  Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Шәмсеҗамал Зиннәтовна ПОПАТ предприятиесендә тегүче булып эшләгән.

Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Шәмсеямал Зиннәт кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы