Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

92 берәмлек махсус техника Чаллы юлларын чистарта

Чаллы урамнарын кардан чистартырга "Автомобиль юллары предприятиесе" МУПның 92 махсус техникасы бар. Болар – грейдерлар, төягечләр һәм башка кар җыю техникалары.

Юлларны җыештыру эшенә шулай ук 85 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Үзәк урамнарны, җәмәгать транспорты тукталышларын, тротуарларны, күперләрне чистарту, шулай ук кешеләр йөри торган юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү эшләре алып бара.
Юлларны реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы белән эшкәртәләр. Реагентлар чыгымы ике тапкырга арткан. Әйтик, бүген юлчылар 250 куб реагент һәм 50 тонна ком-тоз катнашмасы кулланырга планлаштыралар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларны чистарту