94 яшьлек бабайны мошенниклар алдаган
Бабай бик күп акчасын югалткан.
18 яшьлек мошеннник 94 яшьлек бабайны алдаган. Ул бу эштә арадашчы булган.
Пенсионерга билгесез кеше үзен дәүләт хезмәткәре дип таныштырып, бабайның акчаларын куркынычсыз урынга кую өчен декларация ясарга киңәш итә.
Бабай моңа ышанып, шалтыраткан кеше кушканнарны эшли һәм 190 мең сум акчасын курьерга бирә.
Казанның «Вишневский» уголовный розыск бүлеге хезмәткәрләре 18 яшьлек курьерны тиз арада тоталар.
Егет гаебен таный.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның мондый җинаятьләрдә катнашу-катнашмавын тикшерә.
Полиция хезмәткәрләре үзләрен дәүләт, банк, полиция хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр белән сөйләшмәскә, алар кушканнарны эшләмәскә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев