Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абзарлары, мал туарлары, терлеккә дип әзерләгән салам, печән - барысы да янып беткән

Янгынны сүндерергә тырышсалар да, ялкын абзардан йортка күчкән.

Арча районы Иске Кырлай авылында яшәүче Яхиннар гаиләсенә бәла килгән: хуҗалыкларында янгын чыккан.

Аларның бар абзарлары, мал туарлары, терлеккә дип әзерләгән салам, печән, ашлыклары - барысы да янып беткән.

Янгынны сүндерергә тырышсалар да, ялкын абзардан йортка күчкән.

Кызганыч, Гөлшат апа Яхинаның йорты хәзер яшәрлек түгел. Битараф булмаган кешеләр бу гаиләгә хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала.

Гөлшат апа мәктәптә укытучы булып эшлэгэн,  хәзер лаеклы ялда. Өч балалары бар. Гөлшат апа олы кызы гаиләсе белән яшәгән. "Янгын чыккан көнне Гөлшат апа Казанга киткән булган.  Өйдә олы кызы Зөлфия һәм ике баласы гына калганнар.

Зөлфия терлеклэр карап кереп,чәй эчәргә генә утыргач, күршеләре йөгереп кергән. "Янасыз!" бит дип кычкырган. Чак тәрәзә аша чыгып котылганнар. Күршеләре дә янгынны сүндерергә ярдәм иткән, тик терлеклэр янып үлгән. Каралты- кураны саклап кала алмаганнар. Күршеләренең сараена да ут каба башлаган булган, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитеп, фаҗигадән Алла саклаган", - дип сөйли танышлары Фирдия Исламова.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев