Административ-техник инспекция 9 айда 1 млн 59 мең сум штраф салган
Нәрсә өчен?
Агымдагы елның 9 аенда административ-техник инспекция 601 беркетмә төзегән. Иң күп беркетмә (279) - шәһәр төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, икенче урында стационар булмаган сәүдә объектлары (231).
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә административ-техник инспекция җитәкчесе Алмаз Хамматов яшел үсентеләр буенча да хисап тотты. 9 ай дәвамында Башкарма комитетка агачларны кисү буенча 656 гариза килгән. 7083 агачны кисү өчен 608 рөхсәт кәгазе бирелгән. 48 тапкыр агачларын кисүне тыйганнар, шул рәвешле 1030 агач һәм 115 куакны саклап калганнар. Яшеллекне юк иткән өчен шәһәр бюджетына 6 млн 725 сум акча килгән. Киселгән агач-куаклар өчен 15 798 данә яңасы утыртылган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев алга таба да кагыйдә бозучылар белән эш алып барырга кушты: «Беркетмәләр санына игътибар итегез, кызганыч, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Теләсә кая чүп түгү еш күзәтелә. Полигонга кадәр бармыйча, җайлы урынга гына чүп түгәләр, оятлары җитми. Акчалата җәзаларга кирәк. Кавын-карбыз белән юл кырыенда сәүдә итәргә ярамаганлыгын барысы да аңлый. Профилактика чаралары гына ярдәм итми. Бу өлкәдә Комсомол районы актив эшчәнлек алып бара. Системалы рәвештә кагыйдә бозучылар закон нигезендә җавап бирергә тиеш, югыйсә, шәһәрдә тәртип булмаячак!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев