Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Адыган Саляховка төрмә срогын ике көнгә кыскарттылар

Татарстан Югары суды "29 нчы комплекс" җинаять төркеме лидеры Адыган Саляховка ике көнгә төрмә срогын кыскартты.

Ул хәзер катгый режимлы колониядә үтерү, янап куркытып тору һәм кешеләрне урлау өчен 25 еллык срок тутыра. Алик үзе тиеш булганнан өч айга азрак утырырга тиеш дип саный.
90 нчы елларда Саляхов Чаллыда җинаять бандасының башлыгы була. 1993 елда ул һәм башка ике лидер Юрий Еременко (Ерема) һәм Александр Власов (Шурин) Мәскәүгә күченеп китәләр. Башкалада «29нчы комплекс» җинаятьчел бергәлек акчасына бизнес төзиләр һәм Татарстан территориясендә криминаль процессларны дәвам итәләр. Банда эшләгән вакытта Чаллыда төркемнең ике лидеры үтерелә, Минзәләдә криминаль авторитет Рафис Локманов йортына һөҗүм ясала, анда сигез кеше атып үтерелә, шул исәптән Локманов үзе дә. 

Моннан тыш, "29нчы комплекс" бандасының Алабугадагы депутатны үтерергә дә һөҗүм ясыйлар. Шунда ук ит комбинатына һөҗүм ясыйлар, автокалада "Тулпар" сәүдә компаниясе директорыннан устав капиталының 50% ын тартып алалар.

Боларның барысы да КФУ ректоры Илшат Гафуровка җинаять эше ачар өчен нигез була да, аны Чаллының криминаль дөньясы белән бәйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар