Җәен Чаллыда 350 дән артык чара узачак
Алар “Татарстанда җәй” проекты кысаларында уздырыла
Чаралар исемлеген leto.tatar рәсми сайтында карап була. Чаллыда җәйге яллар төрле юнәлешләрдә оештырылган – спорт чаралары, мәдәни чаралар, балалар өчен бәйрәмнәр һ.б.
Аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов “Пятачок” проектын да билгеләп үтте : "4 ел элек "Шәһри Чаллыдан Пятачок” проекты барлыкка килде. Шәһәр газетасы тарихи традицияләрне яңадан торгызды. Татар яшьләре арасында мондый чаралар КАМАЗ автогигантын, шәһәрне төзегән вакытта уздырылган булган. Тулай торакларда яшәүче яшь энтузиастлар кичләрен пятачокларда җырладылар һәм биеделәр. Рәсми булмаган статистика буенча, гаиләләрнең 80% нәкъ менә шундый очрашуларда барлыкка килгән.” Винер Харисов “Шәһри Чаллы” газетасы тарафыннан торгызылган “Пятачок”ка да югары бәя бирде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев “Татарстанда җәй” проектына кушылырга чакырды. “Моның өчен Чаллыда барлык шартлар да бар, ишегаллары да төзекләндерелгән. Эш акчада түгел, бары тик теләк булсын!”, - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев