Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Җәен нәрсә сатып алу отышлы?

Җәй – ял итү генә түгел, ә гаилә бюджетын саклап калу өчен дә иң уңай вакыт.

Белгечләр фикеренчә, кайбер товарларны нәкъ менә хәзер сатып алсаң, көзен һәм кышын дистәләгән мең сумга кадәр янга калдырырга мөмкин.

Кышкы резина
Җәй уртасында кышкы шиналарга ташламалар еш кына 50 процентка кадәр җитә. Моннан тыш, ассортимент та киңрәк, кирәкле үлчәмне тыныч кына сайлап була.

Кышкы кием-салым 
Пуховиклар, итекләр, термобелье кебек товарларны хәзер 70 процентка кадәр ташлама белән табарга мөмкин. Көз җиткәч, бәяләр гадәттә арта.

Уку әсбаплары
Казан кибетләрендә мәктәп формасы, рюкзаклар һәм аксессуарларга инде хәзер үк акцияләр башланды. Ә менә баланың буе үзгәрергә мөмкин булганлыктан, чалбар һәм аяк киемен август ахырына калдырырга киңәш итәләр.

Кышкы спорт инвентаре
Чаңгы, тимераяк, чана, тюбинг һәм башка кышкы товарларны сезоннан тыш вакытта шактый арзанрак бәягә сатып алып була.

Җылыткычлар
Эссе көннәрдә аларга ихтыяҗ аз, шуңа күрә бәяләре дә түбәнрәк. Кыш җиткәч исә мондый техника еш кына сизелерлек кыйммәтләнә.

Велосипедлар һәм самокатлар
Май-июнь аендагы сорау кимегәч, күп кенә кибетләр бәяләрне төшерә һәм сатып алучыларга аксессуарларны бүләккә тәкъдим итә.

Туризм өчен кирәк-яраклар
Палатка, рюкзак, йокы капчыгы кебек товарларга җәй ахырында яхшы ташламалар башлана.

Спорт залларына абонементлар
Җәй көне фитнес-клубларда кешеләр азрак була. Шуңа күрә еллык абонементларны ташламалы бәядән сатып алу мөмкинлеге арта.

Яңа елга сәяхәтләр
Август–сентябрь айларында иртә броньлау Яңа ел каникулларына сәяхәтне 30 процентка кадәр арзанрак оештырырга ярдәм итә.

Җәйге киемнәр
Июль ахырыннан башлап һәм август ае дәвамында җәйге коллекцияләргә 50–70 процентка кадәр ташламалар игълан ителә. Бу киләсе сезонга алдан әзерләнү өчен кулай вакыт.
Белгечләр искәртә: иң зур экономия кирәк булачак товарларны сезон башланганчы ук сатып алганда мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш