Аферистлар 1,7 млн сум акчасын урлады
Яңалыклар тасмасы

Аферистлар 1,7 млн сум акчасын урлады

Пенсия фондыннан шалтыратып акча турында сүз чыгарсалар - ышанмагыз!

Чаллыда 52 яшьлек хатын-кыз җыйган 1 млн 200 мең сум һәм 500 мең сум күләмендә кредит акчасын мошенникларга тапшырды. Аңа Пенсия фондыннан шалтыратканнар. Акчалары куркыныч астында булуын әйткәннәр. Шәһәрдәш ике көн дәвамында 2 счётка акча күчергән. Шуннан соң телефон да тынган. Ялган пенсия фонды белгечләре хәзер эзләүдә. Җинаять эше кузгатылды. 


Нет комментариев