Африка эсселәре килә диләр... хакмы бу?
ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре фаразы.
Татарстанга аномаль эсселек килә, ди синоптиклар. Кызган һава агымы Африка һәм Согуд Гарәбстаны ягыннан якынлаша, шуңа күрә бездә дә һава 32 градуска кадәр җылыначак. Ә төннәрен тропик җылылык көтелә.
Эссе көннәр 8 июль – сишәмбедән башлана. Температура +30 градуска кадәр җитәчәк. 9-11 июльдә дә шулай ук. Төнлә +19..+21 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев