Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Агина Алтынбаева изоляторда тагын 2 ай утырачак

Чаллы судында сак чарасын озынайттылар.

Чаллыда тавыш-гауга чыгарып танылган Агина Алтынбаева (чын фамилиясе Әхмәтшина) изоляторда тагын 2 ай утырачак. Сак чарасын 25нче мартка кадәр озынайттылар. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Исегезгә төшерәбез, аны декабрь аенда кулга алганнар иде. "Үтерү белән янау" һәм "мошенниклык" маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылды. Чаллы суды матбугат хезмәте белдерүенчә, ул Юлия Снегур исемле күпбалалы шәһәрдәшкә яный. Улы белән 43/16 йорты янында торганда, Агина машинасында зур тизлек белән аларга таба хәрәкәт итә һәм кинәт туктап: "Хәзер таптап үтерәм!" - дип кычкыра. Узган ел бер хатыннан ялган рәвештә 300 мең сум күләмендә акча ала. 

Ике җинаять эшен берләштерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев