Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяк киеме төзәтү пунктында «фанфуриклар» сатканнар

Бу рейд барышында ачыкланган.

Чаллының Үзәк районында составында спирт булган сыеклык сату белән шөгыльләнүче  сәүдә объектларын тикшерү буенча чираттагы рейд узды. 

Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатен истә тотып, район башлыгы Эдуард Фәттахов хакимият хезмәткәрләре һәм «Электротехниклар» полиция бүлеге вәкилләре белән бергә 40/13 йортындагы объектка килде. Кешеләр бу йортның 3нче һәм 4нче поъездлары арасындагы аяк киеме ремонтлау пунктында составында спирт булган сыеклык  сатуга зарланганнар. 

Әлеге фактны тикшерү өчен контроль  сатып алу оештырылган. Нәтиҗәдә биредә составында 90 процент этил спирты булган 200 мл лы «антисептик» сатылуы ачыкланган. 

Составында спирт булган 78 флакон матдә алынган. Объект хуҗасына карата административ беркетмә төзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция Фанфуриклар сату