Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Нәҗмиев: «Чаллыда көрәшчеләрне күбәйтәсе иде» - ВИДЕО

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда көрәш рухы бервакытта да югалмаган.

Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, Сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше – буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә. Чаллыда милли көрәш федерациясе рәисе, Россия Федерациясе спорт мастеры Айдар Нәҗмиев та нәкъ шундый фикердә. Аның максаты – көрәшчеләр санын арттыру, алар өчен мөмкинлекләр тудыру, көрәш спорт төрен престижлы итү. Аның белән шул турыда әңгәмә кордык. 

– Айдар Илдусович, бу елга куелган планнар үтәлдеме? Нәтиҗәләр ясарга буламы? 

– Нәтиҗәләр ясарга хәзергә иртәрәк. Әле зур ярышлар алда. Көрәштә бөтен республика буенча рейтинг системасы бара: һәрбер ярышта нинди урын аласың, шуның баллары саналып, гомуми рейтингта команданың урыны билгеләнә. Әйтик, менә күптән түгел генә Түбән Камада Данил Галиев исемендәге көрәш ярышларының юбилей турниры узды. Без анда беренче урын яуладык. Республика рейтингында да беренчеләр рәтендә дигән сүз. Зурлар һәм яшүсмерләр арасында Казанда федерация кубогына ярышлар, яшьләр арасында көрәш турниры, шулай ук Актанышта Минтимер Шәймиев призына да ярышлар үтәргә тиеш. Әле аларда да үзебезне күрсәтәсебез бар. Сүз уңаенда, 2023 елны бөтен республика рейтингында икенче урын алган идек.

– Бу елның йолдызлары турында да әйтеп үтсәгез иде. Көрәштә бәлки ачышлар булгандыр?

– Көрәштә һәр спортчы йолдыз. Алар бөтенесе дә тырышалар, матур уен күрсәтергә ашкынып торалар. Яшь көрәшчеләр дә искиткеч тырыш, үз өсләрендә эшли беләләр, тренировкаларны бер дә калдырмыйлар. Әйтик, аерып өч бертуган Сибгатуллиннарны, Артур Лукьянов, Салават Дәүләтбаев, Булат Вәлиевны әйтеп була. Инде берүк имгәнүләрсез генә көрәшсеннәр. Алар көрәшне ярата, бу спортны ташламасыннар иде! Без исә федерация исеменнән гел ярдәм итәргә әзер.

– Шәһәрдә көрәш белән шөгыльләнүчеләр күпме?

– Барысы бергә 220ләп көрәшче бар. Монда ир-атлар да, балалар да керә. 500 меңнән артык халкы булган Чаллы өчен бу бик аз, әлбәттә... Шәһәрдә көрәш белән шөгыльләнүчеләрнең санын ничек тә арттырырга тырышабыз. Моның өчен булдыра алганча мөмкинлекләр тудырабыз: ярышларга автобус белән йөртәбез, якты матур заманча спорт мәктәпләрендә шөгыльләнү бушлай, ашау һәм витаминнар белән дә тәэмин итәбез. Сүз уңаеннан, нинди генә спорт төрен алма – футболмы ул, хоккей, каратэ, тхэквондомы – анда шөгыльләнү өчен ата-анага акча түләргә кирәк. Ә бит көрәштә алай түгел! Без хәтта көрәшчеләргә спорт киемнәренә кадәр бушлай бирәбез. Ашау мәсьәләсенә килгәндә дә шулай: тренировкалар арасында күп вакыт узса, икешәр тапкыр да ашатабыз. Барлык шартлар да бар! Безнең максат – көрәшчеләр санын күбәйтү.

Без 21нче гасырда яшибез, бөтен нәрсә интернетта бар. Бу урында «Шәһри Чаллы» газетасына рәхмәтемне әйтәсем килә. Безнең уңышлар, җиңүләр, ярыш-турнирлар, спортчылар турында язып торасыз. Ул газета битләрендә дә чыга, бөтен социаль челтәрләргә дә тарала. Димәк, безнең турыда тагын да күбрәк кеше белә дигән сүз.

– Быелгы ярышларның зур уңышлары турында әйтсәгез иде.

– Әйткәнемчә, Данил Галиев исемендәге турнирда беренче урын, аннары герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирда икенче урын алуыбыз да, Татарстан чемпионатында җиңүчеләр рәтендә булуыбыз да – безнең зур уңышлар.

– Тиздән Сабантуйлар җитә. Көрәшчеләрнең нинди планнары бар?

– Көрәшчеләр өчен бу иң көтеп алынган бәйрәм. Әйтик, минем өчен иң зур Сабантуй Чаллыны. Ел буе спорт залларыннан чыкмыйча, төрле ярышларда бил алышып, кабаттан үзеңне күрсәтер өчен бер мөмкинлек ул Сабан туйлары.

– Аннары көрәшчеләр ялга китә. Гомумән, ял итәләрме алар?

– Бер ай инде ул ял. Чөнки Сабантуйлардан соң Казанда БРИКС уеннары, Мамадышта Питрау җитә... Август аеннан тагын тулы куәткә тренировкалар башлана.

– Яңа сезонга планнарыгыз?

– Максат бер – гел җиңәргә!

Сүз уңаенда, Казанда 12-23 июнь көннәрендә узачак БРИКС уеннарында Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов, Азат Габдрәшитов, Радик Сәлахов катнашачак. БРИКС уеннары – БРИКС илләре арасында ел саен уздырылучы ярышлар. Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту.

12 көн дәвамында 5000 гә якын спортчы 29 спорт төре буенча ярышачак. БРИКС илләреннән тыш, башка ил спортчыларын да ярышларда катнашырга чакыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев