Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җәйге хәвефсезлек: балаларны бәла-казадан саклыйбыз...

Бала каникулын гипста үткәрмәсен өчен, без, әти-әниләр нишләргә тиеш соң?

Май ае – уку азагы җиткәнен без, әти-әниләр кадәр көткән кеше бармы икән? Бала-чагадан уздырып: «Ура» кычкырасы килә бит, әйеме? Дәресеңне әзерләдеңме, дип бер кичкә ун кабат сорыйсы юк, үзем генә эшли алмыйм, дисә, йөз эшеңне калдырып барып тотынасы юк, туклану өчен түләнгән акчасы бетмәгәнме, иптәш малайлары белән конфликтка кермәгәнме, дип, тегесен-бусын даими контрольдә тотасы юк. Рәхәт! Әмма шул ук вакытта... Җәйнең балалар өчен иң хәвефле чор булуын да онытмасак иде. 
Халык телендә бер мәзәк йөри бит әле: «Каникулыңны кайда уздырдың?» – дип сорыйлар икән бер малайдан. «Өч көнен – Эвереста (җирнең иң биек ноктасында)», – дип җавап биргән ул. «Ә  калганын?» «Калганын, билгеле инде, гипста». Бала каникулын гипста үткәрмәсен өчен, без, әти-әниләр нишләргә тиеш соң? 

Ут белән су

Балалар өчен иң зур куркынычны ут һәм су тудыра икән. Бу чыннан да шулай бит – янгыннар вакытында күпме балалар һәлак була, һәм, янгын килеп чыгуга да, кызганыч, күп очракта алар үзләре үк сәбәпче була да. Шуңа күрә без, әти-әниләр, балага кече яшьтән үк  ут белән шаярырга ярамаганын аңлатырга тиеш. Шырпы – уенчык түгел. Һәм шырпы кабызып уйнау йорт-хуҗалык тирәсендә генә түгел, хәтта табигатьтә, буш яланда да хәвеф-хәтәр белән тәмамланырга мөмкин. 
Балаларның янгын очрагында үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәве – шулай ук проблема. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күпчелек хәтта янгын сүндерүчеләрнең телефон номерын да хәтерләми икән. Үз адресын әйтә алмаучылар да җитәрлек – ә бит янгынчыларны адресны әйтеп чакырырга кирәк. Иң мөһим кагыйдәне исә балаларга кат-кат аңлатасы иде: янгын вакытында өй – дөньядагы иң хәвефсез урын булудан туктый бит.  Шуңа күрә, без аннан тизрәк чыгып китү, ут эченнән чыгып котылу турында уйларга тиеш.
Бала-чага өчен җәйге чорда иң куркыныч урыннарның тагын берсе – ул, әлбәттә, елга, су буйлары. Һәм иң беренче кагыйдә – беркайчан да берүзең суга кермәү. Яныңда һәрвакыт якын кешеләрең булсын. Таныш булмаган урында су коенмау, эчкә үк йөзеп кермәү, һава тутырылган уенчыкларга – тәгәрмәч-фәләннәргә ышанып бетмәү шулай ук мөһим. 
Инде суга бата башлаганыгызны сизгән очракта... паникага бирелә күрмәгез, дип кисәтә безне белгечләр! Кеше күп очракта куркудан бата икән. Әлбәттә, ярдәмгә чакырырга кирәк. Әмма башкаларның игътибарын җәлеп итәм, дип, ике кулны да бер юлы өскә күтәрергә ярамый. Аяклар һәм куллар су астында хәрәкәтләнергә тиеш. Шул очракта гына кешенең су өстендә озаграк батмый тору мөмкинлеге бар. 
Инде үзегезгә суга батучыны коткарырга туры килә икән,  иң яхшысы аңа арткы яктан килү. Юкса, чәбәләнеп үзегезне дә су астына өстерәве ихтимал.  
Сүз уңаеннан – суда баткан булып кылану, иптәшләреңне батырып уйнау бик куркыныч. Истә тотыгыз – су төбендә пыяла ватыклары да, сезгә зыян салырдай җәнлекләр дә булырга мөмкин. 
Су үләннәре күпләп үскән урында коенырга ярамый! 

Таныш-таныш түгел...
Балаларга аңлатылырга тиешле тагын бер мөһим кагыйдә – таныш булмаган һәр нәрсәгә (шул исәптән кешегә дә) шик белән карарга кирәк. Урманда таныш булмаган җиләккә юлыкканмы? Бик тәмле кебек тоелса да, алып кабарга ашыкмасын. Таныш түгел песине – сыйпамасын! Таныш булмаган  бабай бик ягымлы кебек тоелса да, ияреп китмәсен. 
«Шәһәр җирендә исә таныш булмаган кеше хәтта үз подъездыңда да куркыныч! Әгәр ул сиңа урынсыз игътибар күрсәтә икән, баскычтан өскә түгел, киресенчә аска, урамга таба йөгерергә кирәк», – ди белгечләр. Кеше йөри торган теләсә нинди урын  бу очракта котылу юлы. 
Подъезд дигәннән – тагын бер гадәти булмаган киңәш. Әгәр сезгә подъездда таныш түгел кеше бәйләнә башлый икән: «Янгы-ы-ы-н», – дип кычкырырга кирәк икән. «Ярдәм итегез!» – дигәнгә, берәү дә чыкмаска мөмкин.  

Куркыныч уенчыклар
Балачакта сезнең велосипедтан егылып, тез башыгызны канатканыгыз булдымы ул? Ә берәр канатмый калган кеше булды микән? Мөгаен, юктыр. Барлык травмаларның 10 проценты велосипед өлешенә тия икән. 
Атынгыч – кече яшьтәге балалар өчен шулай ук куркыныч уенчыкларның берсе. Ә боларның төзек булмавы – икеләтә куркыныч, дип кисәтә безне психологлар. Шуңа күрә, бала-чаганың «техникасы» даими күзәтү астында булырга тиеш. Асфальт юлдан җилдәй җитез җилдергән велосипедчыгызга махсус шлем киертергә дә онытмагыз. 

Ризидә Гасыймова әзерләде 

Фото freepik.com сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев