Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Шәйхетдинова: «Җәвит абыйга дисбе бүләк иттем»

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар ТНВ каналының “Җәвит-Кәмит” тапшыруында кунакта булды.

Чаллының иң матур җырчы пары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар ТНВ каналының  “Җәвит-Кәмит” тапшыруында кунакта булды. Анда Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар да катнашты.  

Видеога төшерү сәгать ярым дәвам иткән, тапшыруда һәр пар икешәр җыр башкарган, барысын да берләштерүче тема - татар эстрадасы турында сөйләшкәннәр. 

«Рәмиләнең өченче балаларын тапканга әле нибары бер атна иде, баянчы егетебезнең дә гаиләсе күптән түгел ишәйгән. «Тәпи юарга җыелдык» дип көлештек. Тормышта бу гаиләләр белән артык аралашмасак та сьемка вакытында якынайдык, Җәвит абый бик җиңел кеше бит ул. Гастрольләр вакытындагы кызык хәлләрне искә алдык, Ришатның тотлыгуына да “бәйләнеп” алдык, ул моңа үпкәләми, киресенчә, үзе шул темага бора. Кыскасы, рәхәтләнеп көлешеп, җырлашып, биеп утырдык. Мин Җәвит абыйга каралы-аклы ахак (агат) ташыннан үзем ясаган затлы дисбе бүләк иттем, ул аны бик ошатты», - дип уртаклашты Айгөл  «Шәһри Чаллы»га. 

Тапшыру 2 август көнне ТНВ каналында эфирга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев