Айна Еремина-Зиттерлунд: «Кызым Вероника җырламый...»
«Әнием, дөньяда бер бәхетле артист юк», - диде.
«Шатлык» яшьләр үзәгенең элеккеге директоры, Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Айна Еремина-Зиттерлунд лаеклы ялга чыккач чит илгә китте. Ул кызы Вероника янында Америкада яши. Быел җәй Чаллыга кайтты. «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок»ка да килде, редакциябезгә килеп турыдан-туры эфирда чыгыш ясады. Шул әңгәмәне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
– Айна Гиндулловна, «Пятачок» нинди тәэсирләр калдырды?
– Мин шушындый милли чараларны сагынып, бик күрәсем килеп кайттым. Пятачокларны видеолардан күргәнем бар иде. Бу юлы дус кызым Җиңү паркына шушы бәйрәмгә чакырып шалтыратты. Мин ике дә уйламыйча ризалаштым. Яшь чакта да паркка пятачокларга йөри идем. «Шатлык» яшьләр үзәгендә яшьләр һәм өлкәннәр өчен үзем дә оештырдым. Ул чакта да күңелле иде. Сез уздырганнары да искиткеч. Парккка килеп тә кердем, дуслар, туганнар белән очраштым. Бу да бүгенге заманда кеше өчен мөһим нәрсә. Бөтенесе бии, минем биегәнне дә күреп алдылар, сәхнәгә чыгардылар.
– Сезнең өчен сәхнә нәрсә ул?
– Сәхнә – гомер буена минем стихия. Ул бит кешеләргә шатлык, балкыш өләшү. Пятачокта бер апаның теләсә нинди көйгә рәхәт итеп биюе сокландырды. Ул 85 яшьлек апа булып чыкты. Җиңел итеп үзе, күзләре бии, йөзе нурлы. Эчендә кояш балкып тора. 100гә кадәр биесен. Һәрберебезгә шулай биеп яшәргә язсын. Гомумән, пятачокта барысы да матур, хәтта ир-атлар да ачылып, рәхәтләнеп бии.
– Айна ханым, Сез чит илләрдә төрле чаралар уздырасыз. Анда халык нинди? Татарларны нинди сыйфатлар берләштерә?
– Ауропа татарлары ассоциациясе бар. Алар минем сценарий язганны, бәйрәмнәр оештырганны белделәр дә ярдәм сорадылар. Шулай итеп, Ригада, Парижда, Лондонда һәм башка җирләрдә «Татар кызы» бәйгесе уздырдым. Хәзер Американың төрле штатларында Сабантуйлар оештырам. Анда бар халык катнаша: бииләр, җырлыйлар. Аларны туган телне, мәдәниятне сагыну хисе берләштерә.
– Мондый чараларның әһәмияте нәрсәдә?
– Бәйрәмнәрне оештыруның максаты – татар телен саклау. Татарстаннан читтә яшәүчеләр туган телебезне онытмасын. Җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларны мөмкин кадәр күбрәк киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Алар балаларның күңеленә сеңеп калсын.
– Кызыгыз Вероника хәзер ни белән шөгыльләнә? Җырлыймы?
– Вероника 5 яшеннән җырлый башлады, 7 яшендә республика бәйгесендә җиңеп лауреат булды. Үскәч Нью-Йоркта Ферли Дикенсен исемендәге данлыклы университетны тәмамлады. Башта шул шәһәрдә музыкаль телевидениедә эшләде. Аннары бер ел Мәскәүдә «Раше Тудей»да эшләгәч, яңадан Америкага чакырып алдылар. Кызымның тормышы үзебез дә көтмәгәнчә, гаҗәп булды. Аллаһка шөкер, бүген тормышы бик матур. Хәзер җырламый. Музыкаль телевидениедә эшләгәндә күп артистларны күрде. «Әнием, дөньяда бер бәхетле артист та юк икән. Күбесенең язмышлары аянычлы тәмамланган, фаҗигале үлем белән якты дөньядан киткән. Миңа артист юлы кирәкми», – диде. Кызым яңадан укып, отель бизнесында баш хисапчы булып эшли. Зур коттеджда яшиләр, гаиләсе булуына сөенә. Киявем белән кыз һәм ул үстерәләр.
– Оныкларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез?
– Мин татарча, русча әйтәм. Алар аңлап инглизчә җавап бирәләр. Аларга «Әпипә», «Әйт әле, күбәләк» кебек татар җырларын өйрәтәм.
– Ирегез швед. Аның белән нинди телдә аралашасыз?
– Ирем Eран белән шведча сөйләшәбез. Мин баргач бер ел курсларга йөрдем, 8 айда швед телен өйрәндем, 6 ай шул академиядә яңа килгән кешеләргә швед телен өйрәттем.
– Америкада да татар җырларын җырлыйсызмы?
– Әлбәттә. Җырламыйча, биемичә Сабантуйлар алып барып булмый. Мондагы җырчыларга да татар җырларын өйрәтәм.
– Чит илләрдә татарларны ничек бәялиләр?
– Татар хатын-кызлары чит илдә дә өй дә җыештыра, ашарга да пешерә, матур итеп киенә дә. Кыскасы, алар кайда да югалмыйлар. Шуңа күрә дә Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә ир-егетләр татар кызларын гомерлек юлдаш итеп сайлыйлар. «Сез нинди матур халык», – диләр. Без җыр-биюләребез, милли ризыкларыбыз аша татарны күркәм, кунакчыл милләт итеп танытабыз.
– Туган илне сагынасызмы?
– Сагынмыйча булмый. Чит илдә яшәсәң дә, гел үз илең турында сөйлисең... Дусларымны, туганнарымны сагынып кайтам. Рәхмәт илемә. Чаллы елдан-ел матурлана. Халык ипле генә яши. Төрле чаралар оештырыла. Яңа артистлар үскән. Үз илеңдә куанып, ләззәтләнеп яшәргә кирәк.
/Айсылу Бикмөхәммәтова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев