Айна Еремина-Зиттерлунд: «Мин яшәячәкмен!»
«Юлда шартласа, харап була идем», - ди чит илгә кунакка барган шәһәрдәшебез.
Бүгенге көндә Америкада яшәүче якташыбыз, Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгенең элеккеге директоры Айна Зиттерлунд чит илдә милләттәшләребез өчен төрле чаралар оештыра. Җәй көне фикердәшләре белән Америкада зурлап Сабан туе уздырды. Шуннан соң, бераз югалып торды. Аның белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.
– Айна ханым, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган милләт җыенына кайтмадыгыз ахрысы?
– Мине милләт җыенына чакырганнар иде. Казанга билет алырга җыенганда табиб тикшерелергә чакырды. Башымда аневризмның үскәнен ачыклады. Әле ярый юлга чыкмаганмын, юлда шартласа харап була идем. Аллаһы Тәгалә саклаган. Вероника сөйләшеп, тиз арада иң яхшы баш авырулары клиникасына салды. Анда миллионнарча долларлар түләп бөтендөньядан киләләр, чират бик зур.
2 августта Нью-Йорк Сабан туенда рәхәтләнеп биегән идем, 12сендә операция өстәленә яттым. Мине чиратсыз кабул иттеләр, клиника мөдире 4 сәгать операция ясады. Монда технология искитмәле, күп нәрсәне компьютер, роботлар эшли. Бот төбеннән артериягә кереп, башымны ватмый, кырмый гына тамырны ремонтлап, яшәргә өмет биреп чыгардылар. Аллаһка шөкер.
– Операция түләүлеме?
– Юк, олы яшьтәгеләргә чит ил кешесе булсаң да, бушка ясыйлар. Биредә иң мөһиме: кешегә ярдәм итү, аның гомерен саклап калу.
Тулырак «Шәһри Чаллы»ның Пятачок кушымтасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев