Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Айна Еремина-Зиттерлунд: «Табиб операцияне робот белән бергә ясады...»

Якташыбыз катлаулы операция өчен күпме түләгән?

Бүгенге көндә Америкада яшәүче якташыбыз, Чаллының «Шатлык»  яшьләр үзәгенең элеккеге директоры Айна Зиттерлунд  чит илдә милләттәшләребез өчен төрле чаралар оештыра. Җәй көне фикердәшләре белән Америкада зурлап Сабан туе уздырды. Шуннан соң, бераз югалып торды. Аның белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек. 
– Айна ханым, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган милләт җыенына да кайтмадыгыз. Сәбәбе булдымы?
–  Мине милләт җыенына чакырганнар иде. Казанга билет алырга җыенганда табиб тикшерелергә чакырды. Баштагы кан тамырында аневризма барлыкка килүен ачыклады. Әле ярый юлга чыкмаганмын, шартласа харап була идем. Аллаһы Тәгалә саклаган. Вероника сөйләшеп, тиз арада иң яхшы баш авырулары клиникасына салды. Анда миллионнарча долларлар түләп бөтендөньядан киләләр, чират бик зур. 2 августта Нью-Йорк Сабан туенда рәхәтләнеп биегән идем, ун көннән соң операция өстәленә яттым. Мине чиратсыз кабул иттеләр, клиника мөдире 4 сәгать операция ясады. Монда технология искитмәле, күп нәрсәне компьютер, роботлар эшли. Бот төбеннән артериягә кереп, башымны ватмый, кырмый гына тамырны дәваладылар, яшәргә өмет биреп чыгардылар. Аллаһка шөкер. 

– Операция түләүлеме?
– Юк, олы яшьтәгеләргә  чит ил кешесе булсаң да, бушка ясыйлар. 

– Хәзер хәлегез ничек?
– Аллаһка шөкер.  Хәзер балаларым янында. Хастаханәдән балаларым, кияүнең туганнары чәчәк бәйләмнәре, тәмле ризыклар белән каршы алдылар. Кадерләп, саклап кына тоталар. Оныкларым үсте инде. Викториягә – 5, Джорджга 3 яшь. Икесе дә балалар бакчасына йөри. Кызыбыз мәктәпнең әзерлек сыйныфына да бара. 

– Вероника эшлиме?
– Әйе. Монда декрет ялы 2 ай гына бит. Шуңа күрә балалар карашырга мин булыштым. Яннарында мин булгач Вероника тынычлап эшли. Ул бер  компаниядә хезмәт куя.   

– Чаллыга кайчан кайтасыз?
– Бик сагындым инде. Дөньялар тынычланып, тизрәк изге юллар ачылсын иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча чит ил Сәламәтлек саклау чир Айна Еремина Катлаулы операция