Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Айрат Фәррахов: «Мөселманнарга организмны уразага алдан әзерләргә кирәк»

1 марттан уразага керәбез.

Рамазан ае алдыннан әзерлек чоры — организмны тукланудагы һәм көн режимындагы үзгәрешләргә җайлаштыру өчен мөһим вакыт. Бу хакта Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Айрат Фәррахов телеграм-каналында хәбәр итте. Уразага керүне җиңеләйтү өчен, ул киңәш бирде:

1. Кофе һәм кофеин куллануны акрынлап киметергә.

2. Газировкадан баш тартырга.

3. Иртән һәм кич өстәмә порциядән баш тартып, азык күләмен киметергә.

4. Кыздырылган, ит, тозлы һәм татлы ризыкларны, чипсы кебек авыр ризыкларны чикләргә.

5. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм бөртекле продуктлар ашарга.

6. Рамазан алдыннан артык ашаудан тыелырга.

7. Күбрәк су эчәргә.

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае бу җомгада Кояш баегач башлана. Алар бер айга якын Ураза тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев