Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айрат Шәйдуллин: «Әйтерсең, безнең яшьлек кабатлана, шундый рәхәт!

«Шәһри Чаллы»дан - Пятачок Сабан туе»нда мунчага сертификат яулаган шәһәрдәш үзе белән таныштырды.

Көянтәгә сулы чиләк асып биючеләр арасында абсолют җиңүгә ирешкән шәһәрдәшебез Айрат Шәйдуллин үз кичерешләре белән уртаклашты.
– Биергә бер дә җиңәргә дип чыкмаган идем, ул турыда уйлап та карамаган идем. Аптырадым, чынлап та мине шулай ошаттылар микәнни, дидем. Дөрес, биергә яратам мин, гәүдә дә җиңел, машина багажнигымда һәрвакыт гармунымны йөртәм. Шулай да ныклап торып иҗатка кереп китү «Шәһри Чаллы» пятачогыннан башланды дисәм дөрес булыр. 

Мин үзем Актаныш районы Татар Суксуы авылыннан. 1988 елдан бирле Чаллыда яшим. Озак еллар «Ак Барс металл» заводында эретеп ябыштыручы булып эшләдем. 1995 елда өйләндем. Тормыш иптәшем Мәдинә Аксубайдан иде. 2018 елда яман шештән вафат булды, урыны оҗмахта булсын. 

Былтыр бертуган апам Дилүсә Әнвәрова Чаллыда пятачок үткәрә башлаганнарын әйтте. Беренче тапкыр «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы бәйрәмгә килдем. Шуннан китте мәхәббәт! Ул көнне яшьтәшләрем, минем кебек җыр-моң яратучылар белән караңгы төшкәнче җырлашып утырдык. «Әле дә шул пятачок бар», – диештек. Әйтерсең, безнең яшьлек кабатлана, шундый рәхәт! 

Юкса, безнең чорга гел эш тә эш эләкте, хәзер дә әлләни күңел ачарлык урын юк. Кайвакыт кичләрен ялгызым гына телевизор карап утырганда шулкадәр ямансу булып китә, түзмичә урамга чыгам. Ялгызлар күп бит ул. Менә шуның өчен дә пятачок кирәк. Халык сусаган иде мондый чараларга. Күңел тартып тора торган бит ул. Чабыш аты Сабантуйны көткән кебек көтәбез аны. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен. Булдырасыз! 

Быел мине «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы «Замана» ансамбленә җырларга чакырдылар. Биегәнемне дә белгәч, җибәрмибез диләр. Бу юлы пятачокта җиңгәч, ВКонтактеда кемнәр генә язмый, кемнәр генә шалтыратмый, ярты Чаллы белән хәбәрләшеп торам бугай. Хәзер баш ватам инде – кем белән мунчага барырга дип.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок