Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Ак каланың алтын куллы остасы

Гөлфия апа Хәлиуллинаны мин татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә узучы милли бәйрәмнәрдә, дини чараларда еш очратам.

Үзе белән якыннан танышкач, аның татар җанлы, тынгысыз холыклы, күпкырлы һәм тырыш кеше булуын аңладым. Ул – үҗәт, төпле, кыю фикерле, җитәкчеләргә хас эшлеклелек, төгәллек кебек сыйфатларны үзенә җыйган шәхес. Дүрт дистә ел гомерен тегүче һөнәренә багышлаган Гөлфия апа турында, аның хезмәт юлын өйрәнеп, күркәм иҗатын, музей экспонатларын, тегү цехын үз күзләрем белән күреп, газета укучыларны да таныштырасым килде. Ак каламның танылган шәхесләре һәм аларның хезмәтләре турында сүз чыкканда, «Остазлар», «Sabr» брендларына нигез салган Гөлфия апа турында сөйләми булдыра алмыйм. Искиткеч кызыклы кеше ул. 

Ай яктысында туган хыял
– Синең урыныңда булсаммы мин? Рәхәтләнеп йоклар идем, – дигән була сеңлесенең төннәр буе кием теккәнен күргән, клубтан кайткан абыйсы Наил.
Кая ул йоклау! Тәрәзәдән төшкән ай яктысында урын-җир зәңгәрсу булып күренә. Төн кочагына сыенган нәни кыз, өйдәгеләр йокыга талгач, шул яктыда, әнисенең сандыгындагы тукымаларны кисеп рәхәтләнә.
Биш яшеннән әтисез калган кызга әнисе сүз әйтми. Әллә хыял канатларын сындырасы, күңелен төшерәсе килми, әллә кызының киләчәген алдан күрә... Алты сабыен тотып тол калган хатынның бөтен вакыты эштә уза. Урман кискәндә агач астында калып һәлак булган ире өчен йөрәге әрнесә дә, тешләрен кысып түзә. Хәсрәтле ана күз яшьләрен балаларына күрсәтми, ятимлек ачысын тоймый үссеннәр дип, тырыша-тырмаша тормыш көтә. Алтысын да аякка бастыра.
...Гөлфиясе кечкенәдән килгән шөгылен ташламый. Киемнәрен үзе тегеп кия. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кереп, махсус белем алу нияте зур булса да, ул елны чыгарылыш сыйныф укучыларын авыл хуҗалыгында эшкә калдыру турында боерык чыга. Шулай итеп, Гөлфия бер елын колхозда сыер сава. Уку-җитештерү комбинатына укырга керү хыялы белән кисүчеләр бүлегенә документларын биргәндә, училище мөдире Ләлә Фәйзерахмановна кызга игътибар итә.
– Башта тегүче һөнәренә өйрәнергә кирәк, сеңлем, – ди җитәкче йомшак кына.
– Мин тегә беләм, апа, кисәргә өйрәнәсем килә, – ди Гөлфия.
Үзе тегеп кигән киемнәрен дә күрсәтә. Алай да тегүчелеккә барырга үгетли остазы. Һәм ул хаклы булып чыга. Тырыш кыз укыганда ук үзен күрсәтә. Училищены гел бишкә тәмамлый. «Кулымда дипломым бар», – дип тынычланмый ул. Ниһаять, кисүчеләр бүлегенә укырга керә. Гөлфиягә, әйтерсең, ак канат куялар. Күкләргә ашарлык көч иңгән кыз анысын да кызыл дипломга тәмамлый һәм туган ягы Яңа Чишмә районы Зирекле авылына кайтып, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына эшкә керә.

Тырышлык җимеше
Авылдашы, эшчән, тыйнак егет Рөстәм белән гаилә корып җибәрәләр. Төзүче һөнәрен үзләштергән егет ул чакларда Чаллыда эшли. Гөлфиясен дә данлы төзелеш кайнаган Ак калага алып килә. Тын гына аккан Чулман ярында күкләргә ашып төзелеп килүче яшьлек шәһәренә сокланып туя алмый кыз. Ул чагында Чаллының гомерлек нигез ташы, һөнәри осталык мәктәбе булып, аның бөтен күңелен биләр дип уйламый әле Гөлфия. Сайлаган һөнәре буенча ательега эшкә керә. Кызлары Алия тугач та озак ял итми. Тынгысыз җанына шөгыль эзли. ГЭС бистәсендәге мәдрәсәгә гарәп телен өйрәнергә йөри. Шул вакытта намазга баса.
Илдә барган үзгәрешләр халыкны кием-салым белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә төзәтмә кертә – базарга чит ил товарларын ташый башлыйлар. Ә тегүче Гөлфия үз юлын сайлый: бергә укучы төркемдәш кызларына мөселман күлмәкләре тегә. Күпләп заказлар килә башлый. Үҗәт, кулы эшкә ятып торган Гөлфия форсаттан дөрес файдалана – шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәвенә алына. 
– Башта киемнәремдәге ярлыкта «Гөлфия» сүзе тора иде. Аннан ирләргә дә тегә башладым. Карыйм, яратып алалар. Ир-ат киемендәге «Гөлфия» язуы гына бераз мәзәгрәк булып тоелды. Уйлап-уйлап тордым да, диннең затлы кагыйдәсе булган «Sabr» сүзен кулланырга булдым, – ди Гөлфия апа.
Осталыгы елдан-ел чарлана барган эшмәкәр ханым төрле бәйгеләрдә, милли форумнарда катнаша. Халыкара конкурста 74 дизайнер арасында 2нче урынны ала ул. Һөнәренә хирыслык нәселдән килә диюләре хактыр. Алия дә кечкенәдән үк әнисе һөнәренә өйрәнеп, эштә чыныгып үсә. Шушы юнәлеш буенча югары белем ала. Төрле ярышларда катнаша. Һәм, ниһаять, Россия күләмендә узган бәйгедә «Фирдәвес» дип исемләнгән яшьләр коллекциясе белән җиңү яулый. 

Сандыктагы тарих
24 еллык тарихы булган «Sabr» брендын Гөлфия апа кызы Алия белән кияве Раильгә ышанып тапшыра. Һәм тагын бер яңа юнәлештә эшли башлый — борынгы чигү үрнәкләрен өйрәнә, аларны милли киемнәр теккәндә куллана. Дүртенче буын тегүче Гөлфия апаның шулай итеп «Остазлар» бренды туа. Беренчеләрдән булып, бәрхеттән намазлыклар тегеп, аларга татар бизәкләрен чигә... 
Героем мине таң калдырып сөйли. Тегү цехында музей оештырып җибәргән. Халкыбыз сандыкларында сакланган 100 еллык намазлыклар, төрле кул эшләрен җыйган: изү, алъяпкыч, читек-чүәк, калфак, түбәтәйләр, дисеңме, бирнә әйберләреме... Борынгы сөлгеләргә килгәндә, суккан, чиккән, килен сөлгеләре генә дә 200дән артык. Карават япмалары, түрләмә, суккан идән келәмнәре дә бар. Алай гына да түгел, күңеленә якын һәм кадерле һәр экспонатының тарихын белә. Аларны төрле күргәзмәләрдә күрсәтә. Татар халкының үткәне белән киләчәген бәйләп яши эшмәкәр, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уята. Халкыбыз йолаларын саклау, аларга яңадан җан өрү эшен алып бара. Һәм бу рухи байлыкларны тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге итә. Алар аша татарның күңел җәүһәрләрен барлый. Гасырлар дәвамында халыкның канына сеңгән йола, гореф-гадәт, миллилек рухы Гөлфия апа җыйган мираста да, теккән киемнәрендә дә чагылыш таба. Әнә шул бәбәй итәкле, чигүле күлмәкләрдә татарның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була.
– Ял итәргә вакыт каламы соң? – дигән соравыма тынгы белмәс Гөлфия апа тагын да ялкынланып сөйләп китте:
– Арысам, Казанга барып кайтам. Анда 4 оныгым көтә. Шулар белән ял итәм. Үзем белгәннәрне өйрәтеп калдырасым килә. Кул эшләре аша милләтебезнең борынгы тарихын сөйлим. Милли киемнәребезгә дә күнектерәм үзләрен. Әй белсәгез, мәш киләбез!..

Илһам биргән пар канат
Әңгәмәбез барган арада Гөлфия апа әллә ничә тапкыр ире Рөстәм абыйны җылы сүзләр белән искә алды.
– Ул булмаса, ярдәм итеп тормаса, белмим, үзем генә ерып чыга алыр идем микән. Эштән арып кайткач та, аш өстәле артында да бергәләп сөйләшәбез. Гомер буе аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Минем һәр идеямны беренче ишетүче дә, илһамландырып җибәрүче дә Рөстәмем инде, – ди.
Гөлфия апаның сүзләрен гаҗиз булып тыңлыйм! Күз тимәсен, гайрәт тә, хыял да, көч тә, омтылыш та булса була икән кешедә! Әнә бит, берьюлы ничәмә китап өстендә эшли икән. Нәсел китабын, «Остазлар» юлын, хәтта әнисеннән, әбисеннән өйрәнгән аш-су серләрен дә туплап, бастырып чыгармакчы. Әле Ульян өлкәсенә Бөтенроссия кием җитештерүчеләр форумына җыена. Анда «Карлыгач» дип исемләнгән өр-яңа коллекциясен тәкъдим итәчәк.
Бар яклап та килгән, уңган, алтын куллы, башкарган һәр эшенә күңел җылысын салучы, яше-картына матур үрнәк күрсәтеп яши белүче Гөлфия апа Хәлиуллинага сокланмый мөмкин түгел. Андый кешеләр белән күрешеп сөйләшкәч, җаның сафланып, күңел баеп кала, милли горурлык хисе туа. Дөньяны шундыйлар яшәтә...
Лилия Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыга 400 «Минем яраткан шәһәрем»