Акча да юк, машина да юк...
Яңалыклар тасмасы

Акча да юк, машина да юк...

Чаллыда яшәүче алданды.

47 яшьлек ир-ат мошенниклар корбаны булды. Ул машина сатып алам дип, 1,3 млн сум акчасын югалтты. Мессенджерда очсыз машинага күзе төшә. Аңа аукционда катнашырга тәкъдим итәләр. Ир-ат озак уйлап тормый - билгесез номерга 1 млн 296 сум күчерә. 

Берничә көннән аукцион оештыручылар элемтәгә чыкмый башлый. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев