Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акча эшләргә теләп, 175 мең сумын югалтты

Хокук сакчылары мошенникларны эзли.

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек ир-ат мошенниклар корбаны булды. Интернет аша акча эшлим дип, ул 175 мең сум акчасын югалтты. Аңа чит ил отельләрен скриншот ясарга тәкъдим итәләр. Баштагы вакытта хәтта акча да түлиләр. Алга таба катлаулырак эш кушалар. Бу юлы отельләрне үз акчаңа броньләштерергә кирәк була. Акчаны кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Әмма бу ялган булып чыга. Ир-ат хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

55 яшьлек хатын-кыз да мошенникларга эләгә. Аңа маркетплейста эшләргә тәкъдим итәләр. Бары тик лайклар куярга кирәк була. Нәтиҗәдә ул 75 мең сум акчасыннан колак кага. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев