Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Акча салдыруның яңа ысулы бар икән! Ничек мошенниклар кулына эләкмәскә?»

Сорауларга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә.

– QR-код аша акча салдыруның яңа ысулы турында ишеттем. Ничек мошенниклар кулына эләкмәскә? 

– Киберҗинаятьчеләр банкның мобиль кушымтасындагы QR-код ярдәмендә акча уралуның яңа ысулын уйлап тапканнар.
Мошенниклар телефон аша үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар. «Картагыз буенча рөхсәтсез теркәлү ясалган. Акчагызны югалтасыгыз килмәсә, банк кушымтасыннан QR-код ярдәмендә операцияне туктатырга кирәк. Аны тизрәк безгә җибәрегез», – диләр.   Шул рәвешле җинаятьчеләр клиентның шәхси QR-кодын кулына төшермәкче булалар. Аның ярдәмендә исә акчаны өстәмә авторизациясез теләсә-нинди банкоматта алырга мөмкин.  

Исегездә тотыгыз: QR-код аша гына да, ПИН-код кертмичә, банкоматтан акча алып була. Шуңа да аны беркемгә дә җибәрмәгез, әйтмәгез, моннан тыш телефоныгызга бер генә тапкыр килә торган sms-кодларны да кешегә таратмагыз. Банкның чын хезмәткәрләре беркайчан да QR-код һәм sms та күрсәтелгән серсүзләрен сорамыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев