Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аксубайда бер ирне вәхшиләрчә үтергәннәр 18+

Мәетне яндырганнар, ә янмый калган өлешләрен елгада батыралар.

 

Аксубай районының МЮД бистәсеннән ерак түгел Сөлчә елгасы буенда коточкыч җинаять була.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, Аксубай районы Мюд бистәсеннән 1,5 км ераклыкта 55 яшьлек җирле кешенең янган тән өлешләре табыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять Кодексының 105 маддәсендәге 1 өлеше буенча (үтерү) җинаять эше кузгаткан. 

Җинаять кылуда зыян күрүченең 30 яшьлек якташы тоткарлана, ул үз гаебен тулысынча таныган. Сорау алу барышында "җан кыючы" корбаны белән күп еллар дәвамында дошман булып торуларын белдерә. Янәсе, һәлак булган ир балачакта аны һәм аның энесен һәрдаим мыскыллаган.

Фаҗига буласы көндә каза күрүче җинаятьчедән аны ат арбасына утыртып, өенә алып кайтуын сораган, әмма юлда ирләр арасында тавыш чыга. Нәтиҗәдә, 30 яшьлек егет үзеннән өлкән абзыйның чигәсенә металл арматура белән суга. Ир-ат күп кан югалтудан һәм ярасы тирән булганлыктан, вафат була. Шикләнелүче мәетне елга ярына илтә, биредә исә солярка һәм автопокрышкалар ярдәмендә аны яндыра. Һәлак булган ир-атның янмый калган өлешен елгага ыргыта.

Хәзерге вакытта урында водолазлар эшли. Якын арада тикшерү әлеге вәхшиләрчә үлемдә шикле кешене сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Әлеге коточкыч хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. 

 

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X