Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артист штраф түләп армиягә киткән

Ул еллар буена военкоматка бармаган.

Россия актеры һәм музыканты Глеб Калюжныйны Мәскәүдән армиягә озатканнар. Озатучылар арасында  әнисе, апасы, туганнары булган. 

26 яшьлек Калюжный әйтүенчә, ул элиталы войскага эләгергә тели. Ул яңа прическасын искиткеч дип бәяли. 

Глебны сөйгән кызы да озатып калган. 

Сүз уңаеннан, 2025 елның март башында актерга хәрби хезмәттән качу турында җинаять эше кузгатканнар иде. Чөнки ул хәрби комиссариатка 6 ел бармаган.

Соңрак сорау алуга барган. Аңа 30 мең сум штраф салганнар һәм повестка биргәннәр. 

Фото ТАССтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия артистлар