Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Актриса Чулпан Садыйкова-Әскәрованың тәрәзәсеннән Кыш бабайлар кергән

Бүген аның 50 яшьлек юбилее.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова -Әскәрованың 50 яшьлек юбилее. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов талантлы актрисага юбилеена "Сихерче" спектаклен куйды инде.

Чулпан бу спектакльдәге "Убыр" роле өчен "Тантана" театраль премиясенә лаек булды.

Чулпанның дуслары (Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Миләүшә Имамова, Флүзә Касаева) үзенчәлекле бүләк әзерләгән.

"Безнең Чулпан - бик талантлы, үзенчәлекле кеше. Аны шаккаттыру җиңел түгел. Ә бездә дусларны үзенчәлекле котлау традициясе бар. Без Чулпаныбызны юбилее белән кызык итеп котларга булдык. Алты Кыш бабайны өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кертеп котлаттык. Сюрприз килеп чыкты, Чулпаныбыз шат", - ди Алсу Хәбетдинова.

Чулпанга без дә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез! Гел шулай "Шәһри Чаллы" белән дус яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният бәйрәм юбилей Чулпан Аскарова