Артист Гөлүсә Гайнетдинова: «Җәй - нигъмәтләр чоры»
Аның гаиләсендә күңелле вакыйгалар булачак.
Гөлүсә Гайнетдинова, Татарстанның халык артисты:
– Нинди генә булса да, мин җәйне бик яратам. Җәй – ул нигъмәтләр, витаминнар чоры. Буш вакытларымда оныкларымны тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Бергәләп Кама буендагы бакчага барабыз: шашлык кыздырабыз, мунча ягабыз. Дөрес, моңа кадәр су кереп булмады. Шулай да елга буена төшеп, туган як табигате белән хозурланып, сөйләшеп утырдык.
Җиләк-җимешләр өлгерә. Җир җиләгенә бардык.
Күп булмаса да, кышка кайнатмалар әзерлим.
Бассейнга да даими йөрергә тырышам. Ул сәламәтлеккә файдалы.
Гаиләбездә шатлыклы вакыйга булачак. Беренче оныгыбыз Алан өйләнә. Аллаһы боерса, августта Казанга туйга барырга җыенабыз. Җәй көне мөмкин кадәр күбрәк дуслар, туганнар белән очрашып тормышымны матур мизгелләр белән тулыландырам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев