Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акыл тешен алдырыргамы?

Табиблар киңәше.

Акыл тешләре башкаларыннан күпкә соңрак чыга торган гап-гади тешләр. Алар – рудимент, ягъни организмга кирәк түгел. Гадәттә, әлеге тешләр 18-25 яшьләрдә чыга. Ә кешеләрнең 10-15 процентында бу тешләр бөтенләй чыкмый. Кайберәүләрдә 1-2се чыгып, калганнары чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә норма булып авызда 28-32 теш санала.

Әлеге тешләр чыкканда һәр кеше диярлек дискомфорт тоя. Тән температурасы 1-2 градуска күтәрелә, казналыклар авырта.

Уртлардан кан яки үлек чыкса, яңаклар шешсә, түзеп йөрергә кирәкми. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү сорала.
Акыл теше гадәти тешләрдән берни белән дә аерылмый. Әгәр дөрес итеп чыксалар һәм комачауламасалар, аларны алдырырга кирәкми. Бу тешләр кариеска тизрәк бирешүчән, әмма аларны дәваларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб