Алабугада язгы халык ярминкәләре үткәрелә башлый
423
0
Шәһәрдә яшәүчеләр фермерлар җитештергән продукцияне һәм кул эшләнмәләре сатып алырга мөмкин
Алабугада яшәүчеләрне язгы халык ярминкәләренә чакыралар.
Шимбә, 6 февральдә Алабугада язгы халык ярминкәләре үткәрелә башлый. Алар ял көнәрендә иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать өчкә кадәр узачак.
Шимбә фермерлар җитештергән продукцияне «Мираж» сәүдә үзәге каршында, ә якшәмбе Ленин мәданында сатып алырга мөмкин. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләр фермерлар җитештергән ит, йомырка, яшелчә, бал, шулай ук кул эшләнмләрен сатып алырга мөмкин.
Ярминкәдә Алабуга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр һәм үзмәшгуль кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен 8 (8552) 3-83-81 телефоны буенча гариза бирергә кирәк.
Ярминкәләр шәһәр җитәкчелеге белән бергә Крестьян (фермерлык) хуҗалыклары ассоциациясе инициативасы белән үткәрелә.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев