Тукай яр буена асфальт җәю дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

Тукай яр буена асфальт җәю дәвам итә

Эшләр юлларны өлешчә ябып алып барыла.

«Автомобиль юллары» муниципаль предприятиесе бригадалары Тукай яр буена асфальт җәюне дәвам итәләр. Бу атнада хезмәктәрләр һәм техника иң киеренеке тыркыркта Батенчук һәм Гостев урамнары киселешендә эшләделәр.

Ремонт хәрәкәтне өлешчә чикләп алып барыла һәм якын көннәрдә тәмамланырга тиеш. 

«Автомобиль юллары» предприятиесе матбугат хезмәте машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте. 

«Зинһар өчен гамәлдәге чикләүләрне истә тотыгыз, кисәтү билгеләрен һәм эш урынындагы конусларны  күчереп яисә алып куймагыз».

Моннан тыш, юл төзүчеләр яңа җәелгән асфальтта йөрү юл өслеген деформацияләргә, ярылуларга китерергә мөмкин дип кисәтә. Кайнар битум кузов һәм тәгәрмәчләргә ябыша, протекторларны тыгызлый. Бу киңәшләрне истә тоту юлларның сыйфатын һәм куркынычсызлыкны тәэмин итә. 

Фотолар ПАДтан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юллар ремонтлау

Нет комментариев