Чаллыда хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр. Фоторепортаж

Аларга Электрон Мактау китабына керү турындагы таныклык тапшырылды.

2026 ел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Хәрби һәм хезмәт даны елы итеп игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада электрон мактау тактасы барлыкка килде. Анда иң яхшы хезмәткәрләр исеме кертелде.
 
Чаллыда әлеге Мактау тактасында 2000нән артык кешенең фамилиясе бар.
Кичә аларның 15енә таныклыклар тапшырылды. Хезмәт геройларын Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Россия Герое  Александр Лапин сәламләде.

Электрон мактау тактасына керү турындагы таныклыкка  С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре – Евгений Артемьев, Рөстәм Гыймаев, Венера Захарова, Ирина Малкова, Андрей Скоков, «Мәдәният һәм ял паркы»нанна Газимә Гейдарова, Зилә Корнилова ия булды.

Бүләкләнүчеләр арасында 2нче хастаханә табиб-хирург Валерий Кулагин, педагог  Максим Малахов, Чаллының Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, Комсомол районы белгече Ирина Прокопьева, салым хезмәте идарәсе бүлек башлыгы Роза Мәҗитова, «Камстрой НЧ» директоры  Фәнис Фәйзуллин, Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев, Бөек Ватан сугыш ветераны Борис Кудряшов бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Татарстанның электрон Мактау китабы

Нет комментариев