Бер елда күпмегә арткан?
Бер ел эчендә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 1,8 мең сумга арткан. Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 1 июльгә мондыйларның уртача пенсиясе 25 834 сум тәшкил иткән.
Узган елның шушы ук чорында исә – 23 999 сум чамасы булган.
Узган айда иң зур пенсия Чукотка автономияле округында яшәүчеләрнеке булган. Аның күләме 43 965 сум тәшкил итә.
Нет комментариев