Ул үзенең акчасын сакларга теләгән.
Чаллыда яшәүче 68 яшьлек пенсионер мошеннниклар корбаны булды. Билгесез кешеләр аңа өч атна дәвамында шалтыратып, аның акчалары урланып Украина Хәрби көчләренә китәчәк дип ышандырган.
Аларга ышанып, хатын-кыз акчаларын «сакларга» була. Шәһәрнең төрле урыннарында курьерларга өч тапкыр акчасын бирә. Нәтиҗәдә пенсионер мошенникларга 7,8 млн сум акчасын югалта.
ТР Эчке Эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, аеруча зур күләмдә мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Фотолар Ясалма интллект иҗаты һәм «Татар-информ»нан алынды.
Нет комментариев