Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә соңгы ярымай куелды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә соңгы ярымай куелды

Бу җаваплы һәм гаять авыр эшкә 100 тонна авырлыктагы кран җәлеп ителде.

Бүген, 25 августта, Чаллыда мөһим вакыйга булды — төзелеп килүче «Җәмигъ» мәчетенең манарасына соңгы ярымай урнаштырылды. Шулай итеп, проектта каралган тугыз ярымайның барысы да үз урынын алды. Әлеге вакыйганың шаһитлары булырга урынга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Чаллы мәчетләре имам-хатыйблары, иганәчеләр һәм шәһәр халкы килде. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары сүз шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә бирелде.

«Ярымай урнаштырылу — калабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Бу — гади бинаның иман йортына әверелүен символлаштырган иң мөһим мизгел. Шәһәр тарихында калырлык бу чараның аеруча үзенчәлекле елда — Чаллыга 400 ел, беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулган көннәрдә узуы аеруча куанычлы», — диде Наил Мәһдиев.

Мэр шулай ук әлеге Ислам рухи-мәгърифәт үзәген төзүгә төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу Чаллыда үзара дуслык, хөрмәт һәм бердәмлек үрнәге булып тора.

«Әлеге ярымайлар Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен яхшылык, тынычлык һәм татулык символы булып торсын. Ислам рухи-мәгърифәт үзәге киләчәктә мөселманнар һәм барлык шәһәр халкы өчен үзенә җәлеп итүче урынга әйләнсен, Чаллының күркәм бизәге булсын», — диде шәһәр башлыгы.

Мэр чыгышыннан соң, биеклеге 80 метрга якын манарага, соңгы ярымайны урнаштырдылар. Бу җаваплы һәм гаять авыр эшкә 100 тонна авырлыктагы кран җәлеп ителде. Әлеге күренешне иман йорты ишегалдына җыелган халык тәкъбир әйтеп бизәде. Аннан соң кунаклар бинаның икенче катына күтәрелде. Биредә алар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.

 

«Элек әби-бабайларыбыз манаралар киселгәндә елаган. Ә бүген без, киресенчә, мәчетләребезгә ярымай урнаштырылуын күреп, шатлык яшьләрен түгәбез. Бу — Аллаһның рәхмәте. Шөкер, халык та күп килде. Бу бик куанычлы күренеш. Араларында әле намаз укымаучылар да бардыр. Әмма бүгенге вакыйга аларның күңеленә дә үтеп керер, бәлки, киләчәктә алар иман юлына басып, бирегә намазга да йөрер», — дип хис-тойгылары белән уртаклашты чарада катнашучы шәһәрдәшебез Нәзирә Әхмәдуллина.

Мәгълүм булганча, «Җәмигъ» мәчете — Чаллыда озак еллар дәвамында күтәрелгән объектларның берсе. Аның тарихы 1990нчы еллар башына барып тоташа. Мәчет төзелеше өчен шәһәр үзәгендә, хакимият бинасы янында 5 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Төзелешкә беренче адымнар 1992 елда ясала. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында эшләр берничә тапкыр туктатыла. Шулай итеп, шәһәр үзәгендәге зур объект озак еллар төгәлләнмәгән төзелеш булып кала.

2007 елда мәчет төзелеше мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайталар. «Җәмигъ» Ислам рухи-агарту үзәген төзүгә ярдәм итү фонды булдырыла һәм яңа проектка конкурс игълан ителә. Анда Казан архитекторы Айвар Саттаров проекты җиңеп чыга. Әмма бу чорда да объектны тулысынча төгәлләү мөмкин булмый. 

Төзелешнең яңа этабы Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә башлана. 2017 елда шәһәр җитәкчелеге күп еллар дәвамында туктап торган объектны яңадан җанландыруга керешә. Бу чорда бинаның нигезе, нуленче циклы һәм цоколь каты тулысынча төзелеп бетә. Объектны күтәрү эшенә шәһәр предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм иганәчеләр җәлеп ителә.

2022 елның 12 мартында мәчетнең ике гөмбәзенә беренче ярымайлар урнаштырыла. 2023 елның июнь-июль айларында башкаларына да куела.

Узган елның июлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Чаллыга эш визиты барышында булачак Ислам рухи-агарту үзәгендә булды. Ул төзелеш эшләре белән танышты һәм объектны төгәлләүгә ярдәм итү турында йөкләмә бирде.

Шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белдерүенчә, бүгенге көнгә инде «Җәмигъ» мәчете 70 процентка әзер. Бинаның тулысынча корпусы күтәрелгән, тәрәзәләр һәм витражлар урнаштырылган. Барлык коммуникацияләр — элемтә, янгын сигнализациясе, су һәм электр белән тәэмин итү, җылылык системалары үткәрелгән. Ел дәвамында иман йортының фасадын ак мәрмәр белән бизәү эшләре дә алып барылган. Ике манараны гына тышлап бетерәсе калган. Хәзерге вакытта мәчетнең эчке бизәлешен күздә тоткан дизайн-проекты ясала.

Билгеле булганча, мәчет биш катлы булачак. Аның өстендә ярымайлы биш гөмбәз һәм дүрт манара балкыячак. Иман йорты гадәти көннәрдә 3200 кешегә кадәр кабул итә алачак. Зур дини бәйрәмнәр вакытында исә биредә якынча 4 мең мөселман өчен урын булыр дип көтелә.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев