Республика көнен Чаллыда ничек бәйрәм итәчәкбез?
Яңалыклар тасмасы

Республика көнен Чаллыда ничек бәйрәм итәчәкбез?

Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сөйләде.

28 августта Энтузиастлар бульварында, «КАМАЗ» һәм «Энергетик» мәдәният сарайлары алдындагы мәйданда бәйрәм чаралары узачак. 30 августта «Яр буе» паркында «Акварель – 2026» чәчәкләр фестивале үтәчәк. Анда шәһәрнең – 400, автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган зур композицияләр, күргәзмәләр, инсталляцияләр урнаштырылачак һәм осталарны бүләкләү тантанасы булачак.

Тукай яр буенда «Энергетик» мәдәният сарае артистлары «Чәчәк ат, республикам» программасын күрсәтә.13 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында бәйрәм чаралары башлана.
14 сәгать 30 минутта Табеев яр буенда «Минем Татарстаным иң яхшысы» дип аталган патриотик флешмоб була.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәйрәм чаралары вакытында халыкның иминлеген тәэмин итәргә кирәклегенә аерым басым ясады.

Фото: День Республики / фото nabchelny.ru сайтыннан
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


республика көне

Нет комментариев